Юнновский сельсовет муниципального района
Илишевский район Республики Башкортостан

8 март

/ Просмотров: 652

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбриклибез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыгызга гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре Сезгә
Бәхет-шатлык кына китерсен.

Күңелегез түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.