Юнновский сельсовет муниципального района
Илишевский район Республики Башкортостан

Юбиляр парлар

/ Просмотров: 664

“Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә”, - дигән бер акыл иясе. Шөкер, авыл советы биләмәсендә  озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче Йонны авылында гомер итүче Гимадисламовлар гаиләсе. “60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?” дигән сорауга алар бертавыштан: “Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә”, - дип җавап бирәләр.

2018 елның 14 февраленда “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче Гимадисламовлар гаиләсен Йонны авыл биләмәсе җитәкчесе А.М. Шайхайдаров котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Рәсил абый белән Хәнә апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!