Юнновский сельсовет муниципального района
Илишевский район Республики Башкортостан

Әниләр көне белән!!!

/ Просмотров: 825

25 ноябрь көнне Йонны авыл  мәдәният йортында  Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән  кичә булып узды.  Кичә әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды

Насыйп  булсын имин гомер, бәхетле тигез картлык

Ташламасын тән саулыгы, җаныгызны тынычлык.

Йортның түрләрендә булсын, сезнең торган урыныгыз,

Кадер-хөрмәттә яшәтсен кызыгыз һәм улыгыз.

Бүген генә түгел, һәрчак, бәйрәмнәр булып торсын,

Килер көннәр бәрәкәтле, имин һәм тыныч булсын!

Кичәбездә алтын юбилярларны да тәбрикләп уздылар.Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Рәфидә Идият кызы белэн Изият Зиннәт улы Шафиковлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Юбилярларны котлап балалары, оныклары, туганнары Йонны авыл  Советы депутаты Гөлсинә Радик кызы Гафарова ихлас теләкләрен җиткерде.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Шафиковлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.                                                       

Шулай ук армия сафларына китүче егетләребезгә изге теләкләр теләп, бүләкләр тапшырылды.

Бер ел бик тиз утеп китәр,
Белмичә дә калырбыз.
Ин мөһиме, дусларым сез,
Сау-сәламәт кайтыгыз!

Кичәгә килгән барчасыда  кичәдән канәгать булып  таралыштылар.