Юнновский сельсовет муниципального района
Илишевский район Республики Башкортостан

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”

/ Просмотров: 605

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” – дигән сүзләрне һәр кеше үзенчә аңлый. Спорт ул сәламәтлек. Сәламәт кеше үзен бәхетле итеп хис итә. Чөнки сәламәт булмаган кешенең максаты булмый, аның дөньяга карашы үзгәрә.

6 нчы гыйнвар көнне барыбыз бергә  балачак хәтирәләрен яңартып, чана шуып, рәхәтләнеп ял итергә, күңел ачырга, табигатьнең матурлыгына сокланып, күңелләргә илһам җыеп кайтырга тау башына җыелдык. Көн салкын булуга карамастан кешеләр бик теләп катнаштылар.Салкыннан саф һавада битләре алсуланган кешеләр  шашлык, эссе чәй белән сыйландылар.

Авылдашларына шушындый матур бәйрәмне оештырган өчен эшкуар Рузил Риф улы Мәгдәновка бик зур рәхмәт.

Куркытмый безне

Кышкы салкын да!

Тауда шуабыз

Чана-чаңгыда.